Росреестр, Иҗтимагый совет әгъзалары, илнең алдынгы төзелеш компанияләре вәкилләре белән берлектә тармакта административ киртәләрне киметүгә багышланган «ачык диалог» үткәрде.
Чара кысаларында төзелеш тармагына кагылышлы закон чыгару инициативалары, шулай ук күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, исәпкә алу-теркәү гамәлләре срокларын кыскарту, электрон рәвештә гаризалар санын арттыру, закон чыгару инициативалары һәм башка мәсьәләләр каралды.
Регионнан чарада Татарстан Росреестры, Иҗтимагый совет, шулай ук «Грань» һәм «Сувар»төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты. «Ачык диалог» ка барлыгы 600 дән артык катнашучы - Росреестр органнары, иҗтимагый советлар, төзүчеләр һәм кредит оешмалары вәкилләре кушылды.