Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 7 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән:
- көчле кар, юеш кар;
- буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начараю;
- көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр.;
- юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү көтелә
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:
Көчле кар яуганда:
Йорт тәрәзәләрен ныклап ябарга, алардан мөмкин кадәр ераграк торырга, шулай ук агачлар янында булмаска һәм алар белән янәшә машиналарны куймаска кирәк. Мөмкин булса, өйдә калыгыз.
Шулай да сезгә урамга чыгарга туры килсә, кар яву һәм бозлавык шартларында таеп егылмас өчен, бигрәк тә сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.