Радмир Беляев эш визиты белән «Альфа»территориаль иҗтимагый үзәгенең берничә ишегалларын йөреп чыкты

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Радмир Беляев эш визиты белән «Альфа» территориаль иҗтимагый үзәгенең (ТОС) берничә ишегалларын карап чыкты. Аның белән бергә эшлекле сәфәрдә Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, ТОС рәисе һәм домкомнар катнашты.
Химиклар ур., 11 адресы буенча район җитәкчесе юл полотносын ремонтлау мәсьәләсен карарга, подвалны су басмасын өчен йортлар янында кар чистартырга, кара туфрак китерергә һәм яшелләндерергә кушты.

Тукай урамы, 3 һәм 4 адресы буенча урнашкан ишегалдында граффити буялачак, ишегалдын яшелләндерәчәк, җитмәгән мафлар урнаштырылачак. Шулай ук йорт комитетлары үтенече буенча чүп мәйданчыклары мәсьәләсен хәл итәргә һәм күп катлы йортларда чүп люкларын ябарга кушты. Күгәректән зарланучы кешеләрнең фатирларына кергәннәр. Шулай ук бу мәсьәләне хәл итү бурычы куелды.

Татарстан ур., 5 адресы буенча  түбәдән су агу проблемасы бар - мәсьәләне хәл итүне контрольгә алырга.

"Гражданнар җыенында яңгыраган барлык проблемалы мәсьәләләрне без өйрәндек, җаваплы башкарма комитетка барлык сорауларны да эшкә алырга һәм аларны хәл итүне контрольдә тотарга кушылды", - дип язган үзенең телеграмм каналында  Р.Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International