Рамазан аеның беренче җомгасында Бәзәкә китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәге әгъзалары чираттагы чарага җыелдылар.
“Калебләрдә дәвам итсен Рамазан шәриф ае” дип исемләнгән фикер алышу сәгатенә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тәмамлаган авылдашыбыз Сания Мөнәвир кызы Шәймөхәмәтова чакырулы иде. Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. С. Шәймөхәмәтова барлык айлар арасында иң күркәм ай булган Рамазан ае, көннәр арасында иң олысы булган җомга көне фазыйләтләре, ният кылу, сәдака бирү тәртипләре белән таныштырды, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Китапханәче Ф. Бәшәрова “Җаннар иман белән сафлана” дигән китап киштәсендәге дини әдәбиятка күзәтү үткәрде. Соңыннан сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)