«Рождественские напевы» вокаль ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган «Йөрәк моңнары» иҗат кичәсе.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Рождественские напевы» вокаль ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган «Йөрәк моңнары»дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Ансамбльдә катнашучылар - төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр вәкилләре, әмма аларның барысын да иҗатка якынаю һәм кешеләргә мәдәният алып бару теләге берләштерә. Ансамбль составында 10 катнашучы. Ансамбль яшәгән елларда күп кенә дуслар туплаган, һәм алар бу көнне сәламләү һәм әлеге искиткеч коллективны котлау өчен килгәннәр. Концерт программасында күрше авылдан килгән кунаклар, «Лунное сияние» Монай мәдәният йорты, Ижевка авылыннан «Кураж» квартеты, «Былина» рус җыры халык ансамбле һәм «Шаян» халык иҗаты коллективы катнашты. Юбилярларга алар дәртле җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр.
 Бер-бер артлы җырлар яңгырады, концерт киемнәре алыштырылды, халык иҗатын үстерү буенча директор урынбасары Якупова Эльвина Зөлфәт кызыннан һәм халык иҗатын үстерү бүлеге мөдире Александров Павел Андреевичтан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Менделеевск районы башлыгы урынбасары Беляев Радмира Илдар улы бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International