Сәламәтлекне яшьтән сакла

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

11 апрель көнне «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлекне яшьтән сакла» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде.

Кеше өчен иң кыйммәтлесе – тормыш, ә тормышта төп кыйммәт-ул сәламәтлек. Катнашучылар сәламәтлек көненең барлыкка килү тарихын белделәр, скандинавия йөреше, сәламәт туклану, чыныгу белән таныштылар. Шулай ук сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде һәм җырлар конкурсында катнаштылар. Сәгать «бер сулышта» узды – барысы да яхшы кәефтә калды, дәрт һәм энергия заряды һәм, әлбәттә, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International