Космонавтика турында нәрсә беләбез?

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

1961нче елның 12 нче апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка аша. Ел саен Песәй мәдәният йортында Ю. Гагаринга багышлап мәгълүмати сәгать уздырыла. Быел да «Космонавтика турында нәрсә беләбез?» дигән видео каралды, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Яшь буын бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International