Бүген, 12 апрель көнне, Песәй балалар бакчасында балалар өчен "Серле галәм"дип исемләнгән танып-белү-космик иртәсе үткәрелде. Балалар китапханәче Яраханова Р.һәм тәрбияче Хәсәнянова Г. М. белән космосның мавыктыргыч дөньясына сәяхәт ясадылар.
Балалар беренче космонавт Юрий Гагарин тормышы, космоска беренче булып очкан этләр - Лайка, Белка һәм Стрелка, скафандрлар һәм авырлык югалту турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Кояш системасы планеталары турында видеороликлар карадылар, космик зарядка ясадылар. Дәрес ахырында "Космик ракета" мастер-классында катнаштылар. Шулай ук китапханәдә «12 апрель – Космонавтика коне» дигән китап күргәзмәсе эшли, аның белән балалар көн дәвамында танышалар.