Космонавтика көне

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Космонавтика көне-кешенең космоска беренче очышына багышланган бәйрәм, аны бөтен дөньяда 12 апрельдә билгеләп үтәләр. Камай мәктәбендә бу бәйрәмне конкурс - уен программасы формасында үткәрделәр.

Китапханәче Г. Галимуллина кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләде. Балалар презентация карадылар. Аннан соң, ике командага бүленеп, космик викторинада катнаштылар. Кызыклы фикер алышулар, тиз дөрес һәм төгәл җаваплар - болар барысы да эзләү һәм иҗат атмосферасын тудырды. Соңыннан балалар космос һәм космонавтлар турындагы китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International