Космонавтика көнендә Ижевка авыл китапханәсе 5 сыйныф укучылары өчен «Йолдызларга таба» дип исемләнгән космик сәяхәт үткәрде.
Китапханәче балаларга космосны үзләштерү тарихы, космик очыш ясаган беренче кеше, очышка әзерлек турында сөйләде. Балалар Ю. Гагарин биографиясенең кызыклы фактларын, аның китап белән мавыгуы, яраткан авторлары һәм әдәби геройлары турында белделәр. «Космик» сәяхәт барышында балалар кызыксыну белән «Космик сораулар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «йолдызлы» табышмаклар чиштеләр. Алар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, зирәклек һәм эрудиция күрсәттеләр. Китапханәдә әдәбият һәм иллюстрацияләр белән күргәзмә оештырылды.