19 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар өчен «Журнал каруселе»дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Балалар өчен китапханәгә килә торган балалар журналларының тулы бер өлеше тәкъдим ителде. "Салават күпере"," Сабантуй"," Непоседа","3/9 царство". Балалар нинди журналлар булуын, нинди һөнәр ияләре журналларны чыгаруын, журналларда ниләр турында язуларын белделәр. Журналларда балалар өчен барлык рубрикалар да төрле һәм үзенчә кызыклы. «Непоседа» журналындагы комикслар балалар өчен кызыклы булды, анда комикс геройлары хайваннар тормышы турында сөйли. "Салават күпере" журналының һәр саны төрле форматта уенчыклар формасында чыга. Балалар " Салават күпере "журналы битләреннән ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, ә иң яшь китап укучылар бу журналны тематик наклейкалар белән истә калдырдылар.