16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Ф. Хисаметдинов призына халыкара класслы СССР спорт мастеры С. Ф. Тимофеев истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Кубогы

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

21-23 апрельдә Биектауда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча  «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Ф. Хисаметдинов призына халыкара класслы СССР спорт мастеры С. Ф. Тимофеев истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Кубогы узды.

Ярышларда республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 170 кеше катнашты.
Киеренке көрәштә, өч җиңү яулап, финалга чыгу өчен көрәштә генә оттырып, "Батыр" спорт мәктәбе тәрбиячесе Илдус Кадыйров 3 нче урынны яулады (тренеры Хөснетдинов Р. Р.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International