Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.
26 нчы апрельдә Камай авылы мәктәбендә китапханә һәм мәктәп белән берлектә “Тукай безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби кичә уздырылды.
Китапханәче Г.Галимуллина балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Кичәдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Тукайның иҗат җимешләре вакыт сынауларын үтеп укучыларны бүген дә үзенә җәлеп итә. Аның шигырьләре халык күңелендә озак яшәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)