МӘҢГЕЛЕК ХӘТИРӘ

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

ӘНИЕМНЕҢ ҮТКӘН ЮЛЛАРЫ.Татар Тәкәше авылында музей.
Рәүфә апаның бакый дөньяга күчкәненә дә инде 11ел тулды.
Ләйсән әнисе Рәүфә апаның якты истәлегенә багышлап үзенең йортында бер бүлмә ясаган.Анда әнисенең сандыгы, кигән күлмәкләре,бәйләгән яулыклары,һәм башка бик күп истәлеклет әйберләре саклана.Үз куллары белән күчереп язылган Корьән аятләрен,сүрәләрен Ләйсән горурланып,сагынып, күз яшләре аша исенә төшерде.Эшләү дәверендә хезмәте өчен хөкүмәт бүләк иткән медальлләре,мактау кәгазьләре балалары өчен бик кадерле, бик истәлекле әйберләре булып саклана.Түрдә эленеп торган намазлыгын,намаз киемнәрен әниләренең төсе итеп саклыйлар.
Балаларын да туганчыл булырга,тәртипкә,дус, бердәм,уңган,тырыш булырга өйрәтеп тәрбияләгән Рәүфә апа.
Әниләре төп вазыйфасын үтәгән,балаларына иман нурларын сеңдереп калдырган ул.Шуңа күрә дә алар әниләренә бик рәхмәтлеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International