Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Песәй мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өйләрендә булдылар. Аларга бәйрәм күчтәнәчләре бүләк иттеләр, георгий тасмасы белән түшләрен бизәделәр, хәтер булып, күңелләрдә сакланган вакыйгаларны барладылар. Сугыш уты белән үрелгән язмышлар беркемне дә битараф калдырмый, тыныч тормыш өчен күп көч куйган ветераннарга  рәхмәтебез чиксез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International