Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан үрнәк алырлык кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 16 май көнне Ижевка авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Бөек могҗиза-гаилә» дип исемләнгән уен программасы булып узды.
Чарада Ижевка урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Төхбәтова Ч.И.) катнашты. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, гаилә, гаилә йолалары турында сөйләде. Укучылар гаиләнең нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде: «Өйдә нидән башка булмый», «Мәкаль әйт», «Гаиләгә кемнәр керә», «Кем ул» һ.б., кроссворд чиштеләр, «Минем гаиләм»сәхнәсендә үзләренең актерлык талантларын күрсәттеләр. Уен программасы күңелле узды һәм балаларда уңай эмоцияләр, якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды. Әлеге чарага «Гаиләдә дус яшиләр" дигән иллюстратив китап күргәзмәсе оештырылды.