Халыкара музейлар көне

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 нче май- Халыкара музейлар көне. Бу көнне Песәй мәдәният йортында урнашкан музей бүлмәсенә экскурсиягә мәктәп балалары килде. Алар белән истәлекле ядкарьләр барланды, яңа экспонатлар белән таныштырылды, музейлар турында кызыклы фактлар  сөйләнелде. Иң куанычлысы: балалар бик теләп әңгәмәдә катнаштылар, истәлекле ядкарьләр турында кызыксынып сораулар бирделәр. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: тарихын белгән балада өмет бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International