Гаилә - һәрберебез тормышында иң мөһиме. Балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көне кысаларында «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында » дип исемләнгән китап укучы гаиләнең бенефисы узды.
Бенефис геройлары сыйфатында китапханәнең иң күп китап укый торган ике гаиләсе - Колпаковлар һәм Шәйдуллиннар гаиләләре чакырылды. Бу-актив, иҗади, талантлы гаиләләр. Аның әгъзалары-китап укучы һәм китап сөючеләр. Китапханәче Е.Назарова бенефис катнашучыларыннан үз гаиләсенең китап уку өстенлекләре турында сөйләвен сорады. Катнашучылар үзләренең талантларын, командада эшли белүләрен һәм, әлбәттә инде, гаилә укуы традициясенең тормышта тугры юлдашлары булуын күрсәттеләр. Алар «Бу әкиятләрнең гүзәллеге» дигән викторинада катнаштылар, Менделеев шәһәренең юбилеена багышланган «Туган як тарихы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Әлеге очрашу өчен «Уку формулярының сере»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Гаиләләргә китапханәдән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тәмамланды, әмма алда укучыларны әдәби геройлар, китап йорты – китапханәдә кызыклы ачышлар белән яңа, мавыктыргыч очрашулар көтә.