"Пионер илендә" кунакта

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

19 нчы май көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә пионер туган көненең 100 еллыгына багышланган бик матур кичәдә катнаштылар. Бәйрәм тантанасында төрле елларда пионер сафларында тәрбияләнүче укытучылар, пионервожатыйлар чыгыш ясады. Песәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фирдәвес Рәхмәтуллина да үзенең пионервожатый булып эшләгән вакыттагы истәлекләре белән уртаклашты. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды, тарихка күз салып, видеоязма да каралды. Очрашу яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән булуы белән отышлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International