"Вәгъдә бүләге" драмасы

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

20 май көнне Турай мәдәният йорты театр коллективы Бәзәкә авылында Рафис Фазылҗанның "Вәгъдә бүләге" драмасын күрсәтте. Әсәрне авылыбыз узешчәннәре бик оста башкардылар. Премьера беркемне дә битараф калдырмады. Тулы зал халык артистларыбызга аягүрә  басып алкышладылар. Тамашачыларыбыз арасында-
Менделеев шәһәре хэм якын-тирә авыллардан да кунакларыбыз бар иде. Спектакльне хәтта икенче тапкыр карарга килгэн дусларыбыз да куренде. Шундый матур, тарихи эчтэлекле спектакль куелды. Барлык тамашачы тын алмый, артистларнын, оста уйнавыннан хискэ бирелеп,  карап утырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International