27 нче май- китапханәчеләр көне. Шул уңайдан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсенә мәктәп укучылары белән экскурсия оештырдылар.. «Китаплар дөньясында» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, иң күп китап укучылар ачыкланды. «Китап -белем чишмәсе» дигән мәкаль бүгенге көндә актуаль.