Песәй мәдәният йортында авыл фельдшеры Әлфия Кабирова балалар белән даими рәвештә сәламәтлек дәресләре уздыра. 31 нче май- тәмәкегә каршы көрәш көне. Шул уңайдан чираттагысы "Тәмәке тартуның зыяны" дигән тема астында үтте. Ул никотинның яшь организм өчен никадәр зарарлы булуы турында әңгәмә үткәрде, сәламәт булу серләре белән уртаклашты.