Халыкара балаларны яклау һәм Җирдә тынычлык саклау көне

2022 елның 3 июне, җомга

1 июнь-Халыкара балаларны яклау һәм Җирдә тынычлык саклау көне. Бу көн барлык балаларга багышланган! 1 июнь көнне Турай авылында бәйрәм булып узды, ул матур, күңелле һәм кызыклы булды. Балалар өчен җырлар һәм шигырьләр яңгырады,  су буенда шарлар белән бизәлгән музыкаль-ритм күнегүләре башкарылды. Балалар бик теләп катнаштылар, шулай ук спорт ярышларында катнашып бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Кызыклы, күңелле, төрле төстәге бәйрәм булды. Без барлык балаларга да күңелле, якты, эссе җәй телибез. Безне дэ,  сезне дэ онытылмас җәйге маҗаралар көтә дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International