Бүләк җыю йоласы

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Традиция буенча һәр ел саен милли бәйрәмебез –Авыл бәйрәме алдыннан бүләк җыю йоласын утәргә тырышабыз. 5 июнь көнне Турай авылында балалар һәм үсмерләр белән бергәләшеп, йорттан йортка кереп Авыл бәйрәменэ бүләк җыярга чыктык. Әлеге йоланы яше-карты көтеп ала. Үзләренең матур -матур бүләкләрен, чигешле сөлгеләрен, яулыкларын һәр хуҗабикә шатлана –шатлана бирнә җыючыларга тапшыра. Һәркемнең йөзендә шатлыклы елмаю, чөнки тиздэн Авыл бәйрәме! Бу бәйрәмне һәркем зур түземсезлек белән көтеп ала.Бәйрәмгэ һәркем әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International