Шулай ук дин гыйбадәтханәсендә ярымайлар барлыкка килде.
Бистәдә «Хөсәен» мәчете меценат Раил Хөсәенов инициативасы һәм шәхси акчасына төзелә. Битараф булмаган кешеләр дә кулдан килгәнчә ярдәм итә. Төзелешнең барышы район җитәкчесе Радмир Беляевның шәхси контролендә.
"Ачылу август аенда планлаштырыла, ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана,-дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы гөмбәзләр һәм ярымайлар урнаштыру тантанасында. - Районда бер дин гыйбадәтханәсе арту куандыра".
Р. Хөсәенов әйтүенчә, әзерлекләр Чиләбедән кайтарылган, ә бездә җыелган. Гөмбәзләр яшел төстә бизәлгән, ялтырап торган ярымайлар ерактан ук күзләрне җәлеп итә.
Менделеевскилыларның шатлыгын уртаклашырга Алабуга һәм Әгерҗе районнарыннан дин әһелләре килгән иде. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев барысын да сәламләде, Коръән аятьләре укыды. Алга таба Аллаһы Тәгаләне олылау сүзләре астында махсус техника гөмбәз манараларына күтәрелде, белгечләр аларны манарага беркетте һәм ярымайлар урнаштырды.
Киләсе этап-биналарның эчке өлешен бизәү, тәрәзәләр, манаралар урнаштыру, территорияне төзекләндерү. Изге эшкә һәр кеше кулдан килгәнчә өлеш кертә ала.
Исегезгә төшерәбез, бистәдә мәчетнең нигезе тантаналы рәвештә 2018 елның 15 июнендә Ураза гаетендә салынган иде.