«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Менделеевск районындагы бүлек башлыгы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы велосипедта /самокатта/, роликларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында иң гади кагыйдәләр каралды: велосипедта/самокат/роликларда тротуар буенча гына йөрергә мөмкин, урам яки ишегалды юлына чыгарга ярамый; шуганда җәяү йөрүчеләргә карата үзеңне дөрес тотарга кирәк: тавыш сигналын вакытында бирергә, саклык чараларын үтәргә ( кечкенә балаларны, хатын-кызларны, өлкән яшьтәге кешеләрне узып киткәндә тизлекне киметергә), егылган яки җәрәхәтләнгән очракта, шунда ук өлкәннәрнең берәрсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк; кирәк булганда, җәяүлеләр кичүе аркылы җәяү генә чыгу.; тәүлекнең караңгы вакытында велосипедта һәм самокатта яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри файдалану. Шулай ук «Сакла» Интернет-порталыннан «Велокультура»дигән гыйбрәтле видеоролик карадылар.