Радмир Беляев татарстанлыларны Менделеевск Сабан туена чакырды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Татарстанлыларны 11 июньдә Менделеевскида Сабан туен билгеләп үтәргә чакыралар. Быел бәйрәм программасын киңәйттеләр. Бүген «ВКонтакте»битендә онлайн-трансляция вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев әлеге мәгълүмат турында сөйләде.

"Менделеевск районында чәчү эшләре төгәлләнде. Һәм хәзер без Сабантуйга әзерләнәбез. Быел без программаны киңәйттек. Төп чараларның берсе – ат чабышлары бөтенләй башка дәрәҗәдә узачак", - дип билгеләп үтте Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев.

Күңел ачу 11 июньдә иртәнге 9 сәгатьтә  башлана. Ипподром территориясендә традицион ат чабышлары һәм көпчәкләрдә йөгерү узачак, җиңүчеләр өчен приз фонды каралган. Төшкә абсолют батырны сайлап алачаклар, аның өчен иң зур тәкә һәм 100 мең сумлык саллы бүләк әзерлиләр. Көн дәвамында мәйданда башка милли уеннар да үткәреләчәк, шуннан соң җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Бәйрәмнең бизәге булып «Татарстанның алтын тавышы» яңгыравы торачак - Филүс Каһиров концерты узачак. Күңел ачу 16: 00 сәгатьтә тәмамлана.

Шулай ук Менделеевск районы 19 июньдә Казанда узачак төп республика Сабан туенда үз йортын тәкъдим итәчәк, дип сөйләде район җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International