Менделеевскида социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең социаль яклау хезмәтендә барлыгы 96 кеше эшли.

Тантаналы чара С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында узды. Район җитәкчесе Радмир Илдар улы Беляев исеменнән социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров котлады.
 

- Социаль хезмәткәр һөнәре-игелекле, мәрхәмәтле, җаваплы кешеләр һөнәре. Менделеевскиның барлык социаль хезмәткәрләре район халкына һәрвакыт ярдәм сагында торалар. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим, - дип котлады К.Макаров.
 

Котлау сүзләренә Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров, социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева да кушылды. Тантана сәбәпчеләре өчен Мәдәният Сараеның «Шаян» халык иҗаты ансамбле, «Ля-ля-фа» һәм «Аккорд " вокаль коллективлары үзләренең бию һәм вокаль композицияләрен башкарды.

Чара ахырында социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International