Радмир Беляев Украинада махсус операция барышында менделеевлының һәлак булуы турында хәбәр итте

2022 елның 10 июне, җомга

Радмир Беляев Telegram-каналында Денис Субханкуловның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

29 яшьлек ефрейтор Украинадагы махсус операция барышында бурычны үтәгәндә һәлак булган.

Денис Субханкулов Менделеев шәһәренең 3 нче мәктәбен тәмамлаган, укуын Кама политехника көллиятендә дәвам иткән. Әмма ул үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган. 2013 елның 8 июнендә Менделеевск районы Хәрби комиссариатыннан армиягә алына. Шунда ук Денис Субханкулов  хезмәткә контракт төзи. Денис Субханкулов хәрби юлын Рязаньда дәвам итә, ефрейтор исемен ала.

2022 елның 7 июнендә Украинада махсус операция барышында Дуслык торак пункты янында хәрби бурычны үтәгәндә Денис Субханкулов  атышларга эләгә. Аның хатыны һәм 5 яшьлек кызы кала.

Бүген Менделеевск районы җитәкчесе телефон аша сөйләшкәндә һәлак булучының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Ул тормышны Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар итте һәм үз халкының лаеклы улы булды. Туганнары һәм якыннары белән чиксез хәсрәтләнәбез", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Денис Сабхангулов белән саубуллашу датасы төгәл билгеле түгел, ул Башкортстан Республикасының Әлки районы Иске Васильевка авылында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International