12 июнь көнне Иске Гришкин авылында Изге Троица бәйрәме узды.
Бәйрәмгә Менделеевскидан "Бигәш"," Бигәшкәй", "Миләшкәй", "Туганайлар" ансамбльләре җыелды.Бәйрәм күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Авыл җирлеге башлыгы Мамакова В.В. авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, җирлек активистларына бүләкләр тапшырды. Район җитәкчесе исеменнән Сабитов Рөстәм Илһам улы котлады.
Бәйрәм бәйрәм боткасы белән тәмамланды.