Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, җәйге көндезге мәктәп яны лагерьларында Менделеевск районы Енабердино урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Камай төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр юл йөрү кагыйдәләре буенча видео дәрес күрсәтү белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Төп максат-балаларның юлда үз-үзен тотышын, белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы К.Р. Алгуатов «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең район буенча профилактика бүлеге башлыгы М. И. Халикулова белән берлектә әңгәмә үткәрделәр.
Моннан тыш, яшь велосипед йөртүчеләргә дә аерым игътибар бирелде. Укучыларга 14 яшькә кадәр юл йөрү өлешенә чыгу тыела, шулай ук велосипедта юл йөрү өлешен җәяү генә аркылы чыгарга кирәклеген искәрттеләр. Моннан тыш, ЮХИДИ башлыгы балаларның мопедларда, скутерларда, электр самокатларында йөрүләренә басым ясады.
Чара ахырында балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.