"Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» процент ставкаларын киметте

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2022 елның 14 июненнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте.

- "Импортны алмаштыру" программасы 7 % тан 5% ка кадәр;

- "Ярдәм" программасы 9 % тан 5,5% ка кадәр;

- "Экспортны үстерү» программасының максималь ставкасы 9% тан 5,5% ка кадәр киметелде;

- «Сәнәгать парклары» программасы 5,5 % тан 4,5% ка кадәр;

- «Социаль эшмәкәрлек» программасы 5,5 % тан 4,5% ка кадәр;

«Үзмәшгуль» продукты буенча ставкалар элеккеге дәрәҗәдә сакланган (5,5%).

Менделеевск районында 1000нән артык үзмәшгуль һәм 760 КУЭ субъекты эшчәнлек алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International