Бүген, 14 июньдә, район хакимиятендә район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Шулай ук кабул итүдә планлаштырылган мәсьәләләр буенча җаваплы чакырылган белгечләр дә катнаша.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «Химик» стадионын яктырту, йөгерү юлларын ремонтлау;
- Химиклар урамы,5 нче йорт буенча юлларны ремонтлау;
- Фатирны милеккә рәсмиләштерү;
-Мирас-җир участогын рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү турында
Барлык мөрәҗәгатьләр һәм аларның башлангыч карарлары беркетмәдә теркәлгән һәм район җитәкчесенең шәхси контролендә торалар.