Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

10 июньдә хакимияттә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы булды.

Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Утырыш башланыр алдыннан җыелучылар Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Денис Субханкулны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::

1. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында.

2.Менделеевск муниципаль районы Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында»гы 93нче карарына үзгәрешләр кертү турында;

3. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының бүләкләү комиссиясе турында.

4. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының бүләкләре турында.

5.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

6.2022 елга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлау планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.

7.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының 2021 елның 20 декабрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

8.«Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге милкенә сайлап алынган мөлкәтне рәсмиләштерү тәртибен раслау турында " 

9.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының «Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында»2018 елның 17 декабрендәге 176 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International