Бәзәкәлеләр Сабан туен җыр-бию белән билгеләп үттеләр

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне авыл халкы милли уеннар уйнадылар һәм баян астында биеделәр.

Бәзәкә авылында Сабан туе  бәйрәме узды.

Халык бәйрәме белән авыл халкын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады. Котлауларга шулай ук җирлек башлыгы Илмир Кәшафетдинов һәм «Колхоз-Кама» предприятиесе директоры Азат Галимов та кушылды.

Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, уеннар әзерләнгән иде. Ат чабышлары иң матур тамаша булды.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы- татар эстрадасы артисты Фәрит Низамиевның чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International