Казан шәһәренең үсеш институты Менделеевск үсешендә ярдәм күрсәтәчәк

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Радмир Беляев Казан шәһәренең үсеш институты җитәкчелеге белән Менделеевск проектларын карау һәм архитектура өлкәсендә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде.

- Институтның директоры Роман Повышев, шулай ук урынбасары, кураторлар һәм архитекторлар белән бергә безнең проектларны җентекләп карадык, барлык мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Менделеевскиның тормышка ашырыла торган һәм планлаштырылган проектлары тагын да матуррак, зәвыклы һәм безнең халык һәм кунаклар өчен уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез. Безгә  бу мәсьәләдә Казан ярдәм итә, моның өчен коллегаларыма чын күңелдән рәхмәт белдерәм, - дип шәрехләде Радмир Илдар улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International