Быел 5 ай эчендә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына 21 меңгә якын бүләк килешүе теркәгән. Татарстанлылар ешрак фатир һәм йортлар (11 меңгә якын) һәм җир участоклары (10 меңгә якын) бүләк иткән. Әмма тормышта төрле хәлләр аркасында бүләк итүче бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга тели. Нинди очракларда бу мөмкин, дип аңлата Татарстан Росреестры урынбасары Лилия Борһанова.
- Бүләк итү килешүе нормаларына кагылышлы барлык мәсьәләләр Россия Федерациясе Гражданнар кодексы (алга таба – РФ ГК) тарафыннан җайга салына.
РФ ГК 572 статьясындагы 1 пункты нигезендә, бүләк итү килешүе буенча бер як (бүләк итүче) кире кайтарылмый торган итеп тапшыра яки башка якка (бүләк ителә торган) әйберне милеккә тапшырырга йөкләнә.
РФ ГК 450 статьясындагы 1 пункты нигезендә килешүне үзгәртү һәм өзү, әгәр әлеге Кодекста, башка законнарда яисә шартнамәдә башкасы каралмаган булса, яклар килешүе буенча мөмкин. Шулай итеп, гамәлдәге закон нормаларыннан күренгәнчә, бүләк итү Килешүен бүләк килешүендә катнашучыларның үзара ризалыгы белән гамәлдән чыгарырга мөмкин. Шулай ук бүләк итү килешүе, әгәр бүләк итүче буләккә алучыдан озаграк яшәсә, судка мөрәҗәгать итмичә генә гамәлдән чыгарылырга мөмкин (РФ ГК 578 ст.4 п. нигезендә).
Башка очракларда бүләк ителгән фатирны бары тик суд тәртибендә генә гамәлдән чыгарырга мөмкин. Ә нәкъ менә:
- әгәр бүләк итеп алучы кеше бүләк итүченең тормышына, аның гаилә әгъзаларының яки якын туганнарының тормышына һөҗүм итсә, йә бүләк итүчегә аңлы рәвештә тән җәрәхәтләре ясаса (РФ ГК 578 ст. 1 п. нигезендә).;
Игътибар итәбез! Күчемсез милек (фатир, йорт, җир кишәрлеге), ягъни аңа хокукны башка кешегә бушлай бирергә мөмкин, әгәр объект БДКМРга теркәлгән булса. Шулай ук күчемсез милек бүләк итү - шулай ук килешү булуын да истә тотарга кирәк. Әлеге процедура бүләк бирүче (күчемсез милек объекты хуҗасы) һәм бу объектны бүләккә кабул итүче арасында килешү төзүне таләп итә.
Фатир яки йортны телдән генә бүләк итәргә вәгъдә итүдә хокукый нәтиҗәләр юк. Хәтта фатир яки күчемсез милеккә документлар, ачкычларын тапшыру да милекчелек хокукының әлеге милеккә күчүен аңлатмый..
Кайберләре туганнары өчен бүләк итүне язалар, тик килешүне теркәми — мондый килешү шулай ук төзелмәгән дип санала. Әгәр килешү язма рәвештә төзелмәгән булса, ул дөрес түгел дип санала, ягъни, һичшиксез, бүләк итүнең язма килешүе төзелергә һәм аның нигезендә хокукларның Росреестрга күчүе теркәлгән булырга тиеш