Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: « 2022 елның 16 июнендә көндез һәм кич,  17 июнендә төнлә ( 16 июнь 12 сәгатьтән 17 июнь 7 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгырлар, боз,  җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с га кадәр саклана».

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик күренешләрне исәпкә алып, хәвеф-хәтәрләр арта: энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында аварияләр; аз ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре җимерелү, карт агачларның авуы; төзелеш мәйданчыкларында биек краннарның авып төшүе; яшеннән саклау белән тәэмин ителмәгән объектларның, шул исәптән биналарның  атмосфера электры разряды (яшеннән саклау) белән җиһазландырылмавы; юл-транспорт һәлакәтләре; транспорт инфраструктурасы объектларын, түбәнлекләрне һәм урам-юл челтәрен су басу.

Шулай ук елга һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) ихтималы да арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар эшен шактый чикли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International