Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) мәҗбүри пенсия иминияте системасында үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият кертемнәреннән һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгәндә генә башкарыла дип искәртә.
Үзмәшгульләргә түбәндәгеләр керә:
шәхси эшмәкәрләр;
крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары;
адвокатлар, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, арбитраж идарәчеләр һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче һәм шәхси эшмәкәрләр булмаган башка затлар.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затлар (һөнәри салым түләүчеләр)
Һөнәри салым түли торган затлар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый (РФ ХК 419 нчы маддәсе). Әлеге затларның пенсия хокуклары 167-ФЗ номерлы Федераль законның 29 статьясы нигезендә мәҗбүри пенсия иминләштерүе һәм иминият кертемнәре түләү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кергән очракта гына барлыкка килә.
РПФ мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керүче физик затларны гына теркәү исәбенә куя.
Үзмәшгуль гражданнар өчен иминият пенсиясен билгеләү хокукы, эшләүче гражданнарның барлык категорияләре өчен кебек, пенсиягә чыгу яшенә, билгеле бер күләмдә шәхси пенсия коэффициенты һәм иминият стажы булган очракта (2022 елда – 23,4 коэффициент һәм 13 ел стаж) барлыкка килә. Иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре түләнгән чорлар гына исәпләнә.
Билгеле булганча, 2017 елдан башлап иминият кертемнәрен түләү тәртибе һәм сроклары Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре белән билгеләнә. Мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре күләме теркәлгән булып тора һәм еллык керемнең алынган суммасына бәйле. Әйтик, әгәр керем күләме 300 000 сумнан артмаса, 2022 ел өчен РПФна 34 445 сум акча керәчәк, әгәр беркетелгән суммадан тыш, 300 000 сумнан артып киткән сумманың тагын 1 процентын түләргә кирәк. 2022 ел өчен иминият кертемнәрен агымдагы елның 31 декабренә кадәр, 300 000 сумнан артып киткән керем суммасының 1% ын - 2023 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия коэфффициентларының саны, стажның дәвамлылыгы, исәпләнгән иминият кертемнәренең күләме һәм башкалар турында мәгълүматны Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм РПФның мобиль кушымтасында «гражданинның Шәхси кабинеты» электрон сервисы ярдәмендә алырга мөмкин.
ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге 8 800 600 000