Татарстан Хөкүмәте Менделеевскида химия-технология көллияте төзүне хуплады

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта үз телеграм-каналында район җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.

"Менделеевск көллиятен төзү ягына таба мөһим адым ясалды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шәһәребездә химия-технология көллияте булдыру идеясен хуплады һәм республика Президентына хат җибәрде. Рөстәм Нургали улыннан җавап алынды - Президент быел көллият проектын эшли башлауны килештерде!

8 ай буе проектны әзерләү, сөйләшүләр, презентацияләр, килештерүләр инде артта калды. Алда әле бу юнәлештә зур эшләр тора, әмма төп адым ясалды, мин моңа бик шат”, - дип хәбәр итә район башлыгы.

Менделеевскида химия-технология көллияте, шулай ук «Алабуга - политех» көллияте мөмкинлекләрен исәпкә алып, аның базасында КНИТУ кафедрасы ачылачак, дип планлаштырыла. Радмир Беляев сүзләренчә, "Аммоний" АҖ бу проектка 42 млн. сум бүлеп бирергә әзер. «Алабуга» МИЗ проектны фәнни-методик озата баруны планлаштыра, КНИТУ Менделеевскида югары белем бирү кафедрасын ачарга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International