Россия Пенсия фондында һәр гражданинның шәхси счеты бар, анда аның стажы, хезмәт хакы, алга таба пенсия билгеләү өчен кулланыла торган һәм түләнгән иминият кертемнәре турында барлык мәгълүмат чагылдырыла.
Югарыда күрсәтелгән барлык мәгълүматларны Пенсия фонды РПФ һәм ФСХнә тапшыра торган эш бирүчеләрдән ала.
Гражданинның булачак пенсиясе күләме әлеге мәгълүматларга бәйле.
Шәхси счетка барлык мәгълүматларның да кертелүенә ышаныч булсын өчен, аның торышын даими контрольдә тотарга кирәк.
Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки РПФ сайтында шәхси кабинетта шәхси счет торышы турындагы өземтә алып эшләү дә җитә. Аны шулай ук КФҮтә һәм РПФның клиентлар хезмәтендә алырга мөмкин.
Шул ук вакытта шәхси счетта эш чорлары гына түгел, «иминиятсез» чорлар да, әйтик, армиядә хезмәт итү чоры, эшкә яраксыз затны (80 яшькә җиткән өлкәннәргә, 1 төркем инвалидка, инвалид балага) карау чорлары, 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау чоры һәм башкалар чагылдырыла.
Эш чоры, армиядә хезмәт итү чоры, китү, хезмәт хакы, взнослар һ.б. мәгълүматлар булмаган очракта, гражданинга пенсия билгеләү өчен кирәкле документлар (бала туу турында таныклыклар, хәрби билет, хезмәт кенәгәсе, белешмә, хезмәт килешүләре һ. б.) белән алдан ук клиент хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.