Татарстанда Day by Day порталы барлыкка килде

2022 елның 18 июне, шимбә

Day by Day (daybyday.tatar) «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» Фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаментының экспертлар составы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы буенча сәяхәтләр өчен яңа портал.

Day by Day порталы туристлар өчен дә, блогерлар һәм эшмәкәрләр өчен дә кыйммәткә ия. Республика халкы өчен - әзер турпродукттан бушлай файдалану һәм авторлар булу мөмкинлеге ул. Табигатьтә активлыкны гамәлгә ашыручы эшкуарлар өчен - бронь алу һәм заявкаларны түләү өчен бушлай инструмент. Ял итү объектлары хуҗалары өчен - алга этәрү коралы һәм шунда ук бронь ясарга мөмкин булачак мәйданчык. Блогерлар өчен - шәхси бренд пиары. Ә Департамент өчен төп кыйммәт шунда ки, республика халкы табигатьтә ял итүнең яңа сценарийларын алачак һәм табигый туризмны үстерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International