Бөрешле, Абалач, Турай һәм Монай авылларында Авыл көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Абалач авылында бәйрәм атмосферасын һәм күңел күтәренкелеген концерт номерлары, төрле милли уеннар тудырды. Авыл халкын бәйрәм белән район җитәкчесенең авылда эшлекле активлык буенча киңәшчесе Ришат Нәфыйков котлады.
Бөрешле авылында бию номерлары, туган як турында моңлы җырлар, милли уеннар күңел ачу атмосферасы тудырды. Район җитәкчесе исеменнән бәйрәм белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Миронов котлады.
Бүген Турайда авылның 505 еллыгын билгеләп үттеләр.
Җырлар, биюләр, милли уеннар һәм ярышлар искиткеч күңелле бәйрәм атмосферасы тудырды, балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады.
Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Турай авыл җирлеге башлыгы Әлфия Рәхимова һәм җирлек депутаты, "Ижминводы" шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин котладылар
Монай авылында Авыл көнен күңелле һәм дустанә атмосферада билгеләп үттеләр.
Бәйрәм күңелле халык уеннары белән истә калды, анда җиңүчеләр бүләккә әтәч, 10 кг.га кадәр шикәр, бакча инвентаре һәм башка бик күп нәрсәләр алдылар.
Төп сәхнәдә җирле эстрада артистлары матур һәм күңелле номерлар белән чыгыш ясады. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.