Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча электрон мөрәҗәгатьләр саны артты

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Мондый мәгълүматлар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ярты еллык йомгаклары буенча коллегиясе утырышында хәбәр ителде.

"24 сәгать эчендә электрон ипотека" проектын эшләтеп җибәрү башыннан Татарстанда 18,5 меңнән артык ипотека теркәлгән, шуларның 10 меңе быел. Барлыгы ел башыннан ипотека теркәлүенә якынча 20 мең гариза бирелгән, шуларның 70% электрон рәвештә.  

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, Росреестр хезмәтләре, килешүләрне цифрлы форматка күчерү буенча системалы эш алып бару, шулай ук кредит оешмалары һәм төзүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, гражданнар өчен тагын да популяррак һәм уңайлырак була бара.

"Электрон ипотека бер көн эчендә Татарстан халкына ипотека килешүләрен һәм сатып алу-сату килешүләрен МФЦга шәхси визитыннан башка һәм кыскартылган вакытта рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Әгәр элегрәк ипотека теркәү өчен 5-7 көн таләп ителгән булса, проект ярдәмендә бу срок тәүлектән кимрәк тәшкил итә.  Нәтиҗәдә электрон ипотеканы теркәү өчен мөрәҗәгатьләрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Хәзерге вакытта ипотеканың 70% тан артыгы электрон рәвештә теркәлә инде, ә узган ел андыйлар өчтән береннән артык иде. Безнең максат - бер эш көне дәвамында ипотеканы электрон теркәүгә тулысынча күчү", - дип хәбәр итте Лилия Борһанова.

Шулай ук узган ел белән чагыштырганда өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәү өчен электрон мөрәҗәгатьләр саны 10 процентка диярлек арткан: быелның 5 ае эчендә Татарстан Росреестрга 9 меңгә якын өлешләп катнашу шартнамәләре тапшырылган, шуларның 74% - электрон рәвештә.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2022 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән электрон хезмәттәшлек 96% тәшкил иткән. Ведомствода ул 100% булырга тиеш дип саныйлар.  

"Гамәлдәге кануннар нигезендә, ә нәкъ менә "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында" Канун нормалары нигезендә, 2015 елдан, дәүләт хезмәтләрен арттыру максатыннан, дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу документларын, шул исәптән гражданнар исеменнән, бары тик электрон рәвештә генә тапшырырга тиеш. Шулай ук электрон рәвештә генә әлеге килешүләр нигезендә өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәү башкарылырга тиеш ", - дип билгеләде Лилия Борһанова.   

Татарстан Росреестрына узган ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 10 %ка артты. Барлыгы 2022 елның 5 аенда ведомствога хисап-теркәү гамәлләрен башкаруга 473 меңнән артык гариза бирелгән, шул ук вакытта электрон мөрәҗәгатьләр өлеше 42% тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International