Роспотребнадзор: Ипинең бәрәңге авыруын профилактикалау турында

2022 елның 21 июне, сишәмбе

 Бәрәңге авыруы нәрсә ул

Бәрәңге  авыруын бәрәңге (Bacillus mesentericus)  таякчыклары китереп чыгара Башка   бактерияләрдән аермалы буларак, спора формасында бәрәңге авыруын кузгатучылар югары температураларга (120°С ка кадәр) каршы тора һәм икмәк пешергәндә үлми. Елның җылы вакытында бәрәңге чире белән йогышлану ешрак очрый

Бәрәңге таякчыгы гадәттә бодай оныннан пешерелгән ипи-күмәч ризыклары, ягъни гади «ак» икмәктә үрчи Югары кислоталы арыш продукциясендә бәрәңге таякчыгы үрчеми диярлек, шулай ук югары рецепт белән эшкәртелгән, мәсәлән, тортлар һәм пирожныйлар кебек үк. Аны түбән дымлылыгы булган икмәк-күмәч эшләнмәләрендә: сохари һәм сушкиларда табу кыен Тулаем алганда да, вак икмәк-күмәч эшләнмәләрендә ул эреләренә караганда күпкә сирәгрәк очрый. Бактерияләрнең  үсеше әйләнә-тирә мохитнең югары температурасында  юкка чыгарырга мөмкин булуын аңлау мөһим.

Югары куркынычлык - җәй көне, эсседә сатып алынган ак ипи.  Икенче сортлы онда гадәттә, югары һәм беренче сортлы он белән чагыштырганда,  бактерияләр күбрәк.

Бәрәңге авыруының тиз үсүенә шулай ук түбәндәгеләр ярдәм итә:

продуктның түбән кислоталылыгы (рН 5-10);

икмәкнең дымлылыгы югары булу;

югары температурада саклау (30-40оС ка кадәр);

әзер икмәк эшләнмәләренең зур массасы

Ипинең бәрәңге авыруын ничек табарга

Икмәк белән нәрсә дә булса дөрес түгеллеген аңлау бик гади. Беренчедән, анда артык өлгергән яшелчә яки җиләк-җимешләр   исенә охшаган ис булачак. Вакыт узу белән, ис түзеп булмаслык дәрәҗәдә булачак. Икенчедән, ипи кабыгы сыгылмалылыгын югалтыр, ипинең йомшагы лайлага охшаган кара, үзле булыр. Монда авыруның бу билгеләренең икмәк пешерү датасыннан соң ике тәүлек узгач табылачагын аңлау мөһим.

Бәрәңге таякчыгы кеше өчен патоген түгел дип санала, димәк,  мондый икмәкне куллану куркыныч дип саналмый, ләкин моны   эшләргә кирәкми. Зарарланган икмәкне хайваннарга да, эшкәртүгә дә бирергә ярамый (мәсәлән, аннан сохари ясарга). Эш шунда ки, мондый икмәк аллергия реакцияләре һәм эчәк тайпылышлары барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Зарарланган продукциядән мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк - аны фатирдан чүп белән бергә ташларга.

Икмәкнең бәрәңге авыруын профилактикалау

1. Икмәктә һәм икмәк-күмәч эшләнмәләрендә бәрәңге авыруын үстерү өчен елның иң уңайлы вакыты - җәй.

2. Бәрәңге авыруы белән авыруга югары сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк-күмәч продукциясе аеруча дучар. Елның эссе чорында азык рационына тупас тарттыру оныннан икмәк кертегез, ул бәрәңге авыруына   җиңел бирешми.

3. Бәрәңге таякчыгының тиз үсүенә ак һәм кара сортлы икмәкне бергә саклау ярдәм итә.

4. Икмәкне озаклап һәм полиэтилен материаллардан упаковкада сакларга киңәш ителми.

5. Ипи савытларын, такталарны һәм пычакларны 3% серкә эремәсе белән системалы эшкәртү тәкъдим ителә.

6. Бәрәңге авыруы белән зарарланган икмәкне икенчел эшкәртү өчен һич тә кулланырга ярамый (фаршка өстәү, сохарилар әзерләү һ.б.).

7. Ак  ипине теләсә кайдан сатып алмагыз

8. Әлеге продукцияне саклау өчен шартлар тудырылган стационар сәүдә предприятиеләрендә икмәк һәм булкалар сатып алыгыз (җилләтелә торган склад биналары, һаваны кондиционлаштыра торган сәүдә заллары, күмәчләрне һәм батоннарны сату өчен махсус җиһазландырылган киштәләр яисә витриналар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International