Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында зур бүләкләүләр булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен бүләкләнделәр
Фәрухшин Илнур Илдар улы-Менделеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы;
Ишморатова Ирина Анатольевна-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар мәсьәләләре буенча 3 разрядлы өлкән белгече.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән КФХ башлыгы-Хәйриев Илнур Равил улы бүләкләнде.
Казан шәһәрендә узган «Сабантуй-2022» милли бәйрәмендә Менделеевск муниципаль районының шәхси утарын оештыру буенча чараларны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен район җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Кириллова Рәмзия Мәскут кызы-Кокшан авыл клубы мөдире;
Кәбиров Рафаэль Раиф улы-Песәй авыл мәдәният йорты директоры;
Гыйззәтуллин Илгиз Гыйләҗ улы-Камай авыл мәдәният йорты аккомпаниаторы;
Фадеев Николай Иванович-балалар сәнгать мәктәбе укытучысы;
Ефремов Юрий Николаевич- "Фаворит" АСМ директоры;
Нефедова Алинә Азат кызы-"Фаворит" АСМ тренеры;
Кузнецова Татьяна Петровна-Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы;
Нагиев Чыңгыз Гасан оглы - «Васильев» КФХның ветеринария табибы;
Пузырев Андрей Николаевич - ҖЧҖ «НСК" директоры
Шиһапова Екатерина Владимировна-Менделеевск районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы.
Шулай ук ТР шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар - экологик икеайлык кысаларында «Экояз»конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Экомәктәп номинациясендә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән Менделеевскиның мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе, директоры Сәлимханова Дамира Әхмәдулла кызы бүләкләнде;
- экобакча номинациясендә №11 "Балачак планетасы" балалар бакчасы, учреждение мөдире Будник Людмила Ивановна бүләкләнде;
- ЭКО гаилә номинациясендә Гәрәевлар гаиләсе бүләкләнде
Экопредприятие номинациясендә «Аммоний» АҖ, «Аммоний»АҖ социаль үсеш бюросы башлыгы - Сабирҗанов Рәйхан Арслангали улы бүләкләнде,
Экоишегалды номинациясендә «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, рәисе - Әхмәдиева Рәмзия Хөснулла кызы бүләкләнде.