“Татар Чаллысы төп гомуми белем бирү мәктәбе” яны лагеренда “Юл кагыйдәләре буенча тормыш” дигән чара үткәрделәр.

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Чара башында балалар командаларга бүленеп, командирларны сайладылар һәм команданың исемен, девизын, эмблемасын күрсәттеләр. Аннан соң маршрут кәгазе буенча «Табышмаклар», «Ребуслар», «Юл билгесен җый», «Юл билгесе рәсемен ясыйбыз», «Аптечкада нәрсә?»дигән станцияләр буенча юл тоттылар.

Һәр сынау өчен балалар баллар алдылар. Чара барышында балалар юл билгеләрен, светофор сигналларын, юл йөрү өлешен чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан уенга йомгак ясалды.

Ахырда ЮХИДИ бүлеге башлыгы К.Р. Алгуатов һәм Менделеев районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы М. И. Халикулова балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә: тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава торышы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларның мәҗбүри булуын, юлны аркылы чыккканда телефоннан сөйләшергә һәм музыка тыңларга ярамаганлыгы турында искә төшерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International