Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген хакимияттә атналык эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды.

Иң элек район җитәкчесе Радмир Беляев тарафыннан бүләкләү блогы булды.

Аннан соң узган атна вакыйгалары турында Радмир Илдар улы сөйләде.

Татарстан Хөкүмәтенең химия-технология көллияте төзүне хуплавына аерым игътибар бирелде.

- Башта Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы идеяне хуплады һәм республика Президентына хат юллады. Рөстәм Нургалий улыннан җавап алынды-Президент быел көллият проектын эшләүгә старт бирде. - дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

Аннары район җитәкчесе «Менделеевск торак фонды» ҖЧҖнең яңа хезмәт күрсәтү компаниясе директоры Каликова Татьяна Ивановнаны тәкъдим итте. Компания үз эшен башлады инде. Үзгәрешләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге реформага бәйле рәвештә барлыкка килде.

Шулай ук Радмир Беляев районның социаль челтәрләрендә күзәтелә торган вәзгыятьне аңлатты - халык су коену урыны проекты белән актив фикер алыша.

- Безнең Менделеевск командасы социаль челтәрләрдәге барлык мөрәҗәгатьләрне күрә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирә. Мисал өчен, мониторинг вакытында мин Менделеевскида су коену урыны темасы буенча күп сораулар килүен күрдем. Быел аның буенча проект эше алып барылуын аңлатам. Республика җитәкчелеге безне хуплады, һәм быел 4 миллион сум проект төзүгә юнәлдерелде. Башта проект, ә аннары инде актив эшләр. Киләсе елга 70 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Су коену урынында  ял итү урыны, туклану нокталары куркынычсыз һәм уңайлы булачак. 2024 елда эшләрне тәмамлау өчен тагын 70 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Барлык халыктан түзем булуларын сорыйм. һәм концепция буенча җәмәгатьчелек фикер алышуында актив катнашырга чакырам.

Хәзерге вакытта нәкъ менә проектлау этабы  уза. Бу исә булачак лагерьга да кагыла. Ул безнең районда  булачак, әмма хәзер моны аңларга кирәк – инфраструктура, киләчәк тышкы күренеше концепциясе һәм башка бик күп пунктлар мәсьәләләрен эшләү бара, – дип шәрехләде Радмир Илдар улы.

Шулай ук ул көз көне үк проектның нәтиҗәләре күренәчәк  дип белдерде:

- Беренче мәктәп ресторанын без быел ук өченче мәктәптә ачачакбыз. Хәзер анда капиталь ремонт бара һәм аның белән бергә без анда мәктәп рестораны форматын гамәлгә ашырырга булдык – башкаланың күп кенә мәктәпләрендә андый нәрсәләр инде бар. Быел да беренче гимназиядә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясыйбыз, анда ресторан киләсе елга барлыкка киләчәк.

Аннары көн тәртибенә күчтеләр.

Район территориясендә чәчү кампаниясенең нәтиҗәләре турында ММР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин сөйләде.

Менделеевск районында Сабан туе милли бәйрәмен уздыру, республика Сабан туенда үз утарын тәкъдим итү турында Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Константин Макаров сөйләде.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш чараларын үткәрү турында мәгариф идарәсе башлыгы Алексей Миронов сөйләде.

Шулай ук менделеевлыларга район прокуроры Ришат Шакиров мөрәҗәгать итте, ул түбәндәге мәсьәләләргә басым ясады.

24 июньдә чыгарылыш кичәсе узачак. Ришат Наил улы билгеләп үткәнчә, бу бәйрәмне куркынычсызлыкның югары дәрәҗәдә оештырылуы белән үткәрергә кирәк, бу, беренче чиратта, чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләренә һәм аларның әти-әниләренә бәйле.

Аннары ул балалар һәм олылар суда үз-үзләрен тотышын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте.

- Җәйге чорда балалар арасында да, өлкәннәр арасында да суда үлем очраклары арта. Гражданнарга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерергә, кирәк булган урыннарда коенуны тыю турында белдерүләр урнаштырырга кирәк.

Радмир Илдар улы прокурор белән килеште һәм җаваплы белгечләргә су объектларында рейдлар үткәрүне көчәйтергә, җирлек башлыкларына үз территорияләрендә су коену тыелган урыннарны анализларга, белдерүләр урнаштырырга яки яңартырга, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә суда куркынычсызлык кагыйдәләрен актив искә төшерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International