Пенсия кертемнәрен үзеңә дә кертергә мөмкин

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Россия пенсия системасына иминият кертемнәрен түләү мәҗбүри характер йөртә. Үз хезмәткәрләренең пенсияләренә кертемнәрне эш бирүчеләр күчерә. Шул ук вакытта кайбер очракларда кеше үзе Пенсия фондына кертемнәр ясарга мөмкин. Мәсәлән, ул чит илдә эшләгәндә, ләкин Россиядә пенсиянең формалашуын дәвам итүен тели, яки беркайда да эшләмәгән якын кеше пенсиясен формалаштыру өчен.

Үзең өчен кертемнәрне түләү өчен, шул рәвешле түләүче сыйфатында теркәлеп, РПФна гариза бирергә кирәк. Моны РПФ клиент хезмәтендә эшләргә яки гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин. Мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында тулырак мәгълүмат һәм гариза бланкы РПФ сайтында урнаштырылган.

Акча ПФР электрон сервисы ярдәмендә формалаштырырга мөмкин булган реквизитлар буенча банк аша күчерелә. Ул Пенсия фонды сайтының ачык өлешендә эшли һәм шәхси кабинетка керергә таләп итми. Кирәкле реквизитлар белән квитанцияне шулай ук ПФР клиент хезмәтендә алырга мөмкин.

2021 елда минималь түләү 33 770 сум 88 тиен, максималь түләү - 270 167 сум 4 тиен тәшкил итә. Махсус салым режимын кулланучы затларга минималь күләм билгеләнмәгән, әмма тулы исәп-хисап чорының иминият стажында исәпкә алу өчен әлеге исәп-хисап чорында Россия Федерациясе Салым кодексының 430 статьясы нигезендә билгеләнә торган мәҗбүри пенсия иминләштерүенә иминият кертеменең кимендә теркәлгән күләмен (2021 елда теркәлгән күләме - 32 448 сум) түләргә кирәк.

Ирекле кертемнәр нәтиҗәсендә салынган пенсия коэффициентлары һәм стажлары агымдагы елның 31 декабрендә исәпкә алына һәм киләсе елга, 11 мартка кадәр, шәхси счетта чагылдырыла. кертемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә бара, шуңа күрә Пенсия фондына түләүләрне раслый торган документлар бирү таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International