Роспотребнадзор: Азык-төлек белән агуланулар һәм азык белән тапшырыла торган йогышлы авыруларны профилактикалау турында

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гражданнарның игътибарын сыйфатсыз азык куллануга бәйле авыруларны профилактикалау зарурлыгына юнәлтә.

Азык-төлек продуктлары белән сальмонеллезлар, кампилобактериозлар, иерсиниозлар, дизентерия, норовирус һәм ротавирус инфекцияләре, вирус гепатиты А һәм башка авырулар тапшырыла ала, моннан тыш, азык-төлектә яки ризыкларда төрле микроорганизмнар токсиннары тупланган азык токсикоинфекцияләре дә зур өлеш кертә.

Ашамлык белән агулануның сәбәпләре - ризык әзерләү технологиясен бозу, аларны дөрес сакламау, пешекчеләр һәм кондитерлар белән шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү.

Күпкомпонентлы салатлар (беренче чиратта майонез һәм каймак белән ясалган), крем кулланып ясалган кондитер эшләнмәләре, шаурма, киселгән ит эшләнмәләре (котлетлар, рулетлар, паштетлар) башкалар инфекция барлыкка килү өчен иң куркыныч азык-төлек продуктлары булып тора. Начар юылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өслегендә йогышлы авырулар, аерым алганда вирус инфекцияләре кузгатучылар калырга мөмкин.

Авырмас өчен, салатлар, туралган иттән эшләнгән әйберләр, койкаларны өй шартларында һәм бер тәүлектән артык   сакламас өчен, аларны аз гына күләмдә әзерләргә киңәш итәбез. Әгәр дә сез әзер азыкны кибеттән сатып аласыз икән, продуктны әзерләү вакытына һәм аны сату вакытына игътибар итегез. Ярымфабрикатлар, ит эшләнмәләрен, һичшиксез, кабат термик эшкәртүгә дучар итегез. Кремлы пирожный, тортларны суыткычта сакларга һәм аның тиз бозыла торган продуктлар икәнен онытмаска кирәк.

Өй шартларында азык әзерләгәндә кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк: ризык әзерләү алдыннан һәм чи продукция белән элемтәгә керер алдыннан кулларны җентекләп юарга, турау өчен кулланыла торган  «чи» һәм «әзер» такталарны аерым кулланырга, яшел тәмләткечләр, яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юарга, суыткычта әзер ризыкны һәм чи итне бер киштәгә урнаштырмаска тырышырга кирәк.

Авырган очракта-кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International